Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында гомер итүче Гани Кабир улы Басыйров олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Гани абыйны олы юбилее белән, илебез тарихына олы хезмәте белән үз өлешен керткән олы буын вәкиле буларак та, бәйрәме белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов килгән иде. Алар аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаровның бүләген тапшырдылар, исәнлек, хәерле, бәрәкәтле гомер теләделәр.