Төрле юнәлешләрне сынап карыйлар

2018 елның 20 июле, җомга

Шушы көннәрдә Түбән Чәке авылы җирлегендә “Авыл кешесенең активлыгын арттыру һәм районда эшмәкәрлекне үстерү” буенча семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров җитәкләде һәм чарада авыл башлыклары, районның төрле служба җитәкчеләре катнашты.
Пленар утырыш башланыр алдыннан киңәшмәдә катнашучылар “АгроТранСпорт” җәмгыяте базасында булып, андагы эшләр белән танышты. Аннары Түбән Чәке авылы мәдәният йортына килеп, районда эшмәкәрлекне җәелдерү, кече бизнеска ярдәм итү, авыл кешесенең эшчәнлеген үстерүнең алты айлык нәтиҗәләрен барлап киңәшләштеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International