Чүпрәле егетләре армиядән туган якларына кайта

2018 елның 20 июле, җомга

Россия Армиясе сафларында миллионнан артык солдат хезмәт итә. Шул солдатлар арасында районыбыз егетләре дә үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Кайберләре үзләренең изге бурычларын үтәргә әле яңа гына китсә, Ватан алдындагы хезмәтен үтәгәннәре туган якларына әйләнеп кайта.

Түбән Каракитә авылыннан үткән елның 30 июнендә армия хезмәтенә чакырылган Илназ Задиханов та бу көннәрдә әти-әнисе, туганнары белән күрешү шатлыгын кичерде. Урта мәктәпне тәмамлап, Буада юридик белем алган егет солдат хезмәтен Владивостокта үткән. Чын мәгънәсендә флот хезмәтенең тәмен татыган.

Улларының  әйбәт хезмәте өчен часть командиры  Флюра һәм Рафаэль Задихановларга Рәхмәт Хаты юллаган. Анда мондый юллар бар: “Сезнең улыгыз хәрби бурычны  үтәүнең, хезмәт сөюнең, намуслылыкның үрнәге булып тора. Хезмәт итү дәверендә ул  часть командованиесенең рәхмәтләренә лаек булды. Рәхмәт сезгә. Илназ кебек солдатларыбыз булганда, илебез алдында торган төрле бурычларны  үтәргә мөмкин.” 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International