“Алтын калэм” республика фестиваленең финал өлешендә 100 дән артык яшь калэм тибрәтүче мәктәп укучысы журналистика һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнделәр. Алар арасында район балалар иҗат йортының “Яшь журналистлар” түгәрәге әгъзасы Айгөл Шәрәфетдинова да бар иде.
Катнашучылар журналистика буенча көч сынашты. Төп җиңүчеләр КФУның журналистика бүлегенә укырга керү өчен Президент гранты белән бүләкләнә.