Чүпрәле полициясе хезмәткәрләре Казан шәһәрендә футбол буенча FIFA2018 дөнья чемпионатына әзерләнү һәм иминлекне тәэмин иттеләр. Шушы көннәрдә алар районыбызга кайтты.
Хемәткәрләрен каршы алганда бүлек начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов үрнәк эшләре өчен аларның һәркайсына рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә хезмәт бурычларын лаеклы үтәүләренә ышануы турында әйтте.