Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хәйретдиновлар гаиләсе райондашларыбызга аеруча яхшы таныш.
Чөнки Дилә ханымның да, Илдар абыйның да хезмәтләре һәрвакыт кешеләр арасында уза.
Әлеге күркәм гаиләгә моннан 40 элек нигез салына һәм алар 8 июльдә “Рубин туй”ларын билгеләп үттеләр. Шушы гомер эчендә истәлеккә бай, шатлыклы көннәр бик күп булган. Хәйретдиновлар гаиләсендә 2 кыз бала дөньяга аваз салган. Бүген инде алар үзләре дә гаиләлеләр, әти-әниләренә 3 онык бүләк иткәннәр.
Илдар абыйның хезмәт юлы Иске Чокалы урта мәктәбеннән башлана, аннан район советында эшли. Инкубатор-кошчылык станциясендә директор вазифасын башкарырга да, нотариаль конторада сәркәтип булып эшләргә дә туры килә аңа.
Дилә ханым исә, гомерен юристлык һөнәре белән бәйли. Казан дәүләт университетын тәмамлап кайтканнан соң, ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең юридик бүлек начальнигы булып эшли. 1992 елдан бүгенге көнгә кадәр районыбызда нотариус вазифасын башкара.
Әлеге һөнәр ияләренең халыкка хезмәт күрсәтүләренең мөһимлеген характерлап, «Нотариус» дип исемләнгән очеркында Оноре де Бальзак та: «Әгәр сезнең яхшы нотариусыгыз бар икән, тынычлап йоклагыз!» дип киңәш итеп калдырган.
Хәйретдиновлар гаилә ныклыгын саклап, балаларына үрнәк булып гомер итү дәверләрендә игелекле гамәлләре, изгелек итүләре белән дә танылган кешеләр. Дуслары, туганнары, райондашлар аларны ярдәмчел, кайгы уртаклашучан гаилә буларак та беләләр.
“Гаилә ныклыгы” турындагы соравыма алар: “Гомер хезмәттә үтә. Яшьрәк чакта картлыкны уйламыйсың бит ул, без һаман гаилә бөтенлеген, балалар киләчәген тәэмин итәр өчен эшләдек тә, эшләдек. Ә эшле кеше башына кирәкмәгән уйлар керми дә ул, гаиләң нык булсын өчен – хезмәттә булу да кирәктер”, -диделәр.