Мунчәлидә кабат бәйрәм

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Соңгы елларда матур бер традиция буларак билгеләп үтелүче Мунчәли авылы бәйрәме мунчәлиләрнең генә түгел, район халкының, гомумән,  тирә күрше районнарда яшәүчеләрнең  яратып җыелу, очрашу бәйрәм итү урынына әйләнде. Бәйрәменең төп оештыручысы Ильмир Измайлов әйтүенчә,  быел да әлеге чара  28 июль көнне үтәчәк. 11 нче  тапкыр оештырылачак Авыл бәйрәме - Мунчәли укулары быел да югары дәрәҗәдә  дини форматта үтәр дип көтелә. Чарага бик күп кунаклар республикабыздан, күрше Ульян, Чувашия, Нижгар, Самара, Пенза өлкәләреннән күренекле  дин әһелләре, язучылар, галимнәр, артистлар, дәүләт  эшлеклеләре  чакырылган.

Бәйрәм иртәнге 9.00 сәгәтьтә  авыл мәдәният йортында вәгазь укулар белән башланып китәчәк. Мөселман кардәшләребез  гаиләләре белән килеп,  республикабызның  баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Сәйдә абыстай Аппакова, Махмут хәзрәт Шәрәфетдинов вәгазьләре белән  үзләренең калепләрен чистартып рухи азык ала алачак. Җәмәгать белән бергә  өйлә намазы укылганнан соң, барлык кунаклар корбан ашларыннан авыз итә алачак.

Төшке аштан соң, Мунчәли укулары  - төп  дини җыен узачак. Ул быел "Татар авылларын саклау һәм үстерүдә,   авыл яшьләренең әхлагын күтәрүдә,  рухи, дини кыйммәтләрнең мөһимлеге" дигән тема астында узачак. Балалар өчен төрле дини форматта бәйгеләр оештырылачак. Корьән  аятьләре, сурәләр  укуда катнашкан һәр балага бүләкләр  каралган.

Бәйрәмдә  катнашучы кардәшләребез ир-атлар түбәтәйдән, хатын кызлар яулык калфаклардан, дини киемнәрдән булырлар дип көтелә. Бәйрәмне дини җырлар, мөнәҗәтләр белән бизәргә Чувашстан Республикасының  данлыклы “Мишәр” фольклор ансамбле чакырылган.  Ә кичке якта мәйданда зур бәйрәм  концерты булачак. Тамашачыларны татар эстрадасының  яшь талантлы йолдызлары Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреатлары Азат Абитов, Гелсирин Абдуллина, Ранис Габбазов, Айсылу Габдинова, танылган юморист Данир Сабиров үзенең  иҗат  төркеме белән ял иттерер дип көтелә.

Кунакчыл Мунчәли авылы халкы  барлык райондашларны,  якташларны Авыл бәйрәмендә көтеп кала. Оештыручылар сату итәргә килүчеләрне бәйрәм чараларының дини юнәлештә үтүен искә алып, хәрәм ризыклар, спиртлы эчемлекләрдән тыелу кирәклеген искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International