Чүпрәлеләр "Уяв" бәйрәмендә

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Чүпрәлеләр Норлат шәһәрендә узган "Уяв" чуваш мәдәни бәйрәмендә катнашты. Әлеге чарага ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор ансамбльләр, үзешчән җыр коллективлары, артистлары җыела. Быелгы чарада районнан  "Хелкем" халык фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Бәйрәмнең бер өлешен тәшкил иткән "Чуваш чибәре" конкурсында Городище авылыннан Регина Сеслюкова "Уяв" чибәре исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International