2018 елның 7 июлендә Чүпрәле ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды. Бу көнне Кече Чынлы авылыннан Шакуровлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров тапшырды.
Бәйрәмгә бергә яши башлауларына 40, 45, 55 ел булган парлар чакырулы иде. Бу Иске Ишле авылыннан Мөхәммәтҗановлар, Татар Төкесе авылыннан Басыровлар, Иске Чүпрәле авылыннан Хайретдиновлар гаиләләре. Марат Гафаров аларга мул тормыш, тагын да шулай парлашып, озак еллар саулык белән гомер итүләрен теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.