Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Фәүзия апа Шәрәфетдиновага 90 яшь тулды

2018 елның 6 июле, җомга

Ул  әнисеннән ике яшендә ятим кала. Биш бала белән тол калган әтиләре яңадан тормыш башлый, янә өйләнә.

Фәүзия апа үзе тумышы белән Яңа Ишле авылыннан. Тәтештә укып, белем алган кызны, бу авылга тракторчы итеп җибәрәләр.

– Безнең вакытта монысы хатын-кызныкы, монысы ир-атныкы дип торыш юк иде бит, кая куштылар, шуны эшләдек,- ди вакытында колхоз кырларында торактор белән беррәттән комбайнны да “иярләгән“ юбиляр.

Әнә шулай итеп, биредә ул Изәх исемле егеткә тормышка да чыгып кала. Дүрт бала үстерәләр, һәркайсын олы тормыш юлына чыгаралар.

Әниле йорт–туганнарны бергә җыештырып торучы төп нигез дә әле ул. Бүгенге көндә Фәүзия апа кызы Әнисә тәрбиясендә көн күрә. Башка балалары, 14 оныгы һәм 20 оныкчыгы да бирегә  бердәм булып, кайтып йөриләр.

- Әни, диеп, кайтып керергә урыныбыз бар, Ходайга шөкер. Әнисәбез һәрвакыт елмаеп каршы ала, озатып кала. Барысы өчен дә рәхмәт үзенә, - диделәр юбилей көнендә Ульяннан кайтып җиткән улы Фәрит һәм килене Рания.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International