Кече Чынлы авылында яшәүче Сания апа Хайбуллина Президент котлавын алды

2018 елның 6 июле, җомга

– Моның кадәр озак яшәрмен, дип уйламаган да идем. Ачтан үлмәстән, витаминлы ризык – алабутаны күп ашадык шул, үзебез эштә булдык, шуның файдасыдыр,- ди ул елмаеп.

Чынлыкта да шулай. Колхозның алдынгы, уңган хезмәткәрләренә “Хезмәт ударнигы” дигән язулы такта аларның капкаларына да кадаклануын зур горурлык белән сөйли ул.

– Сыер да җиктек, салам да ташыдык. Күп эшләдек,- ди Сания апа.

Тормыш иптәше Фәтих абый 6 еллап диңгез флотында хезмәт иткән кеше була. Улларының да шушы хезмәттә булуы, әйтерсең лә, язмыш кушуы. Әтиләре кебек алар да өчәр еллап су өсләрен иңләп кайталар.

– Озак яшәүнең сере нидә? - диеп сорыйм юбилярдан.

Ә ул, күз яшьләренә ирек биреп, җавап бирә:

– Кешегә бер начарлык та эшләгәнем булмады, кызым, Аллага шөкер. Эшсез утырмадым, булдыра алганча кешегә булыштым, гомер буе кешегә ярдәм итеп, ачу-нәфрәт сакламыйча, намус белән яшәргә тырыштык, әҗере шушыдыр,- ди.

Дүрт баласыннан икесе исән-сау әбекәйнең. Янында улы Шәфикъ, дүрт дистәгә якын бер сүздән булган килене Рузия гомер кичерә. Кызы Фәридә дә авылда гына.

Сания апаның 4 оныгы, 8 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International