Ярышлар 2018 елда булачак дөнья чемпионатына сайлап алу чарасы буларак та үтте. Анда илнең 19 төбәгеннән 450ләп спортчы катнашты. Шулар арасында Чүпрәледән Раилә Сатдинова да бар иде.
Исегезгә төшерәбез, Раилә июнь аенда бу ярышларның халыкара турында көмеш медаль яулады. Монысында исә яшь спортчыбыз 3 урынга лаек булып, бронза медале алып кайтты. Котлыйбыз! Киләчәктә Раиләнең тагын да уңышларга ирешүен телибез!