Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Миннебану апа Каюмова 30 июнь көнне үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәмәтҗанов килгән иде. Алар Миннебану апаны котлап, Россия Президенты В.В.Путинның тәбрикләү хатын һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаровның бүләген тапшырдылар.
Миннебану апа ире Нургаяз белән 7 бала үстергәннәр, аларның 4 генә исән. Бүгенгесе көндә ул үз йортында ялгызы гына тормыш итә. Ерак түгел улы Тәлгат белән килене Фәридә яшиләр, әниләренең хален һәрвакыт белешеп, ярдәм итеп торалар. Миннебану апаның 17 оныгы, 25 оныкчыгы бар.