Ана капиталы программасыннан файдалануны уңайлы итү максатында Россия Пенсия фонды яңа мөмкинлекләр уйлап тапкан: хәзер ана капиталы сертификатын электрон формада алырга мөмкин булачак.
Элегрәк сертификатны алу өчен әниләр интернет аша гариза тапшыра алалар иде, яңа кагыйдәләр буенча ана капиталын электрон формада алырга да мөмкин. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетың аша гариза тапшырырга кирәк. Аннары теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барып документларны тапшырырга туры киләчәк.
– Бер тапкыр документларны биргәннән соң, сертификатны алу өчен кабат пенсия бүлегенә килү мәҗбүри түгел. Электрон сертификат автомат рәвештә гариза тапшыручының шәхси кабинетына киләчәк. Сертификат белән бергә ана капиталы турында бар мәгълүмат тупланган электрон документ та биреләчәк. Бу рәсми кәгазьләрне бастырып алырга, экраннан карап өйрәнергә дә мөмкин,– дип аңлатты Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.