-Әти-әниләр һәрвакыт безне сайлауларга алып йөрүләрен бик яхшы хәтерлим. Әти исә, үз тавышыңны бирү мөһимлеген, кирәклеген безгә кечкенә вакыттан ук өйрәтте. Хәзер менә үзебез дә алар үрнәгендә, сәяси-мөһим чараларда гаиләбез белән катнашабыз. Без ике ул-илебезнең ватанпәрвәр сакчыларын тәрбиялибез һәм илебезнең көчле булуын, уңышлы үсүен телибез. Туган илебез - Россия белән горурланабыз һәм балаларыбызның шулай горурлануларын телибез!,- ди әниләре Румия Бахитова да.