Чүпрәле район Советы депутатларының беренче утырышы узды

2018 елның 2 феврале, җомга

Шушы көннәрдә генә район Советы депутатлары утырышы булды. Әлегеутырыш 2018 елда – беренчесеУтырышта җиде мәсьәлә караптикшерелде һәм һәрберсе буенча карарлар кабул ителдеЧараны район башлыгы Александр Шадриков алып барды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашты.

Депутатлар каравына куелган мәсьәләләрнең берсе – Чүпрәле районын 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге планлы периодка социаль- экономик үстерү Стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында иде. Әлеге мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Егор Тарнавскийның доклады тыңланды. Е.Тарнавский  2017 елда район икътисадының нинди күләмдә һәм нинди юнәлештә үсешенә тукталды, алдагы елларга планнар белән таныштырды.

Ә утырыш көн тәртибенә кертелгән икенче 2нче һәм 3нче сораулар – 2017 ел, 2018 елга һәм планлы 2019 һәм 2020 елларга район бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдим белән район финанс һәм бюджет палатасы рәисе Равия Нуретдинова чыкты.

Депутатлар, шулай ук Россия эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районындагы бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗановның да бүлекнең 2017 елдагы эшчәнлеген чагылдырган чыгышын тыңлады. Чүпрәле районындагы эчке эшләр бүлеге начальнигы докладыннан билгеле булганча, узган ел районда җинаятьләр саны, элекке елларга караганда, азрак теркәлгән һәм җинаятьләрне ачу күрсәткече яхшырган. 2017 елдагы эшчәнлек буенча бүлек республикада өченче категориягә кергән шундый 21 бүлек арасында 11нче урынга чыккан.

Район Советының даими комиссияләре составына үзгәрешләр кертүне депутатлар каравына район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов тәкъдим итте. Бу мәсьәлә дә актуаль һәм 2017 елда депутатлыктан азат ителгән депутатлар белән бәйле рәвештә туган иде.

Утырышта депутатлар, район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтовның күрсәтүеннән чыгып, “Чүпрәле районының Почётлы гражданины” дигән дәрәҗәле исемне И.М.Егоровка, М.З.Субаевка, З.М.Җәббаровага бирү турында да карар кабул итте.

Сөңыннан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин  сүз алды. Ул Татарстан күләмендә 2017 елда башкарылган эшләргә тукталды. Татарстан Республикасының Идел буе округында – иң алдынгылардан, ә ил күләмендә барлык параметрларда да 3-5 урында баруын саннарга нигезләнеп аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International