Чүпрәледә "Безнең сәләтләр–туган якка” исемле милли мәдәни фестиваль узачак

2018 елның 2 феврале, җомга

Февраль аеннан мәдәниятчеләрнең чын мәгънәсендә “урак өсте” башланачак. Россиядә волонтерлык, Татарстанда Лев Толстой, Чүпрәледә гражданлык һәм патриотизм елы кысаларында һәр авыл мәдәният йортында “Безнең сәләтләр–туган якка” милли мәдәни фестиваль узачак. 

Фестиваль тарихи, рухи традцияләрне, милләтләрнең телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелә.Ул өч турдан торачак. Нәтиҗәләр “Сабантуй” бәйрәмендә ясалачак. Чарага  беренчеләрдән булып, 2 февральдә Иске Чокалы һәм Зур Аксу мәдәният йортында старт биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International