Россиядә 1 февральдән айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнәчәк

2018 елның 2 феврале, җомга

Россиядә 1 февральдән айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнәчәк. Бу  Россиядә иң күләмле социаль түләү.

Хәзерге вакытта әлеге акчаны Татарстанда  340 меңләп  федераль ташламалардан файдаланучы  кеше ала. Алар арасында инвалидлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, радиациягә дучар булган гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башкалар бар.

Моннан тыш, айлык акчалата түләүләр составына керә торган социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнәчәк. Февральдән аның күләме аена 1 075 сум 19 тиен тәшкил итәчәк, шул исәптән: кирәкле дарулар белән тәэмин ителеш – 828 сум 14 тиен, санатор-курорт дәвалану өчен юлламага –128 сум 11 тиен, юлда бушлай йөрү-118 сум 94 тиен булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International