“Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык шул бардыр. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең аларга буе булу үрнәк, дөрес һәм дә алар белән аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.
Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.
Укытучы! Булмый аны башка Тиңләп белән хезмәт.
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең айлык хезмәт түгел, еллык түгел.
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Нәтиҗәсен Хезмәтеңнең күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Чынлап та, безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Беренче укытучы ул һәркемнең күңелендә, якты булып истәлек, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Минем беренче укытучым Хатирә Зартдин кызы Хөснетдинова. Чүпрәле авылында туып үскән Хатирә апа Татар Бизнәсе авылына 1961 нче елда килә. Ул шуннан башлап 30 еллап армый-талмый башлангыч сыйныф укучыларына белем бирде. Ул безгә телебезнең матурлыгы турында, аның кайда гына яшәсәк тә безгә кирәклеге турында гел искәртеп торады, кешеләрне,табигатьне яратырга, туган ягыбыз белән горурланырга өйрәтте. Хатирә апа үткәргән дәресләрне без, 40 елдан соң да искә алып сөйлибез. Ул вакытта салкын мәктәп, бала 20шәр сыйныфта, бер класста икешәр сыйныф укый идек. Хатирә апа безгә беркайчан да авыр сүз әйтмәде, кызыклы уеннар, конкурслар, җырлар, биюләр өйрәтә иде. Шуның өчен дә без аны бик яраттык. Бүгенге көндә мәктәбебездә эшләүче барлык укытучылар да аның һөнәрен дәвам иттерәбез. Без үзебезнең белем биргән укытучыбыз Хатирә апага һәрвакыт рәхмәтле. Аны “Укытучылар көне” белән чын күңелдән килә тәбрик итәсебез.
Шатлык, кайгыларны уртаклашып,
Янәшәдә Безнең яшисез
Имин Ходай, озын гомер бирсен,
Ихлас рәхмәт, чып-чын кеше сез!