Чүпрәле төбәгеннән чыккан сәләтле кешеләрне санап бетергесез. Алар арасында югары урыннарда эшләүче җитәкчеләр, сугыш һәм хезмәт каһарманнары, нефтьчеләр, язучылар, галимнәр, фән эшлеклеләре, спорт осталары, диңгезчеләр, очучылар күп.
Чүпрәле районы Башкарма комитеты бинасында "соры хезмәт хакы" (конвертта бирелүче, суммасыннан бернинди фондларга: пенсия, салымнар түләнелмәүче хезмәт хакы), рәсми булмаган мәшгульлек мәсьәләләре буенча чүпрәлеләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен "кайнар линия" телефоны: 884375 2-26-94 эшли.
Рамазан аенда ураза тотучылар өчен ифтар ашлары уздыру - борынгыдан килгән гадәт. Аларны өйләрдә дә, мәчетләрдә дә оештырганнар.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгында муниципаль берәмлекләр югары һәм урта махсус белем бирү оешмалары арасында патриотик тәрбия бирүне оештыру буенча конкурс җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү булды. Чүпрәле муниципаль районы "Татарстан Республикасының патриотик тәрбияне оештыру буенча иң яхшы муниципаль берәмлеге" номинациясендә 2 нче урынны алды.
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне
25 май көнне "Казан-Арена" стадионында җиденче республикакүләм ифтар уздырыла.
Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче Рокыя әби Камалова 95 яшенә җитүен Ходай Тәгалә бүләге, ди. Әбекәй бу тормышта күпне күргән.
«Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасының Городище филиалы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек буенча баш белгечләр катнашында терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга багышланган семинар узды.
Чүпрәле җәмәгать судына Григорий Семенов исемендәге Городище урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары экскурсиягә килделәр.
Бүген Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылы егете Владислав Осиповны армиягә озаттылар.