Бүген Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылы егете Владислав Осиповны армиягә озаттылар. Дементьев паркы янында үткәрелгән озатуда район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучының ата-аналары, якыннары һәм дуслары катнашты.