Чүпрәле районында яшәүче озын гомерле өлкәннәребез үз-үзеңне изоляцияләү шартларында 90 яшь тулу уңаеннан видеоэлемтә аша котлаулар алуны дәвам итәләр.
Җәмәгать киңлекләрен — ишегалларын, урамнарны, тротуарларны дезинфекцияләү коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен үткәрелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 12 апрелендә көндез һәм кич урыны белән төньяктан исүче секундына 17-22 метрга кадәрле көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 11 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяктан исүче секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 10 апрелендә иртән, көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
Район Башлыгы Марат Гафаров үз эш көнен бүген икмәк заводында булудан башлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе агымдагы елның 14 апрелендә авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен «Хатын-кыз игътибары» телефон линиясен оештыра.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президентының 30 марттагы Указы нигезендә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Быелның язында да Илмир Мәхмутов җитәкләгән хуҗалык игенчеләре туфракта дым каплатуны беренчеләрдән башлап җибәрделәр.