Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 апрелендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче секундына 15-20 метр тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән 23 метрга кадәр көчле җил саклана.
Хәзерге вакытта күпләр өйгә ризык китерү хезмәтеннән файдалана. Әзер ризыкны өйгә илтү үз-үзен изоляцияләүне сакларга ярдәм итә.
Республика күләмендә, шул исәптән Чүпрәле муниципаль районында да 1 апрельдән 31 майга кадәр авыл җирлекләре территорияләрен экология һәм санитар- эпидемиология таләпләренә җавап бирерлек итеп чистарту буенча икеайлык игълан ителде.
Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган
Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.
Хәзерге һава шартлары Татарстанның аерым районнарында кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр итте.
Европа иммунизация атнасын үткәрү кысаларында "Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССОның филиалы каршында Буа, Чүпрәле, Апас районнарында «кайнар линия» оештырыла.
Салым кодексы нигезендә, 2019 елда алынган керемнәр турында 30 апрельгә кадәр хисап тотарга кирәк иде. Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, шулай ук икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары кысаларында салым түләүчеләр һәм салым агентлары тарафыннан салым декларацияләрен, исәп-хисапларны, бухгалтер (финанс) хисапларын һәм башка документларны (таләп буенча тапшырыла торган документлардан тыш) тапшыру срогын өч айга озайту турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралу сәбәпле, 2020 елның 15 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Интернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләүне оештыру юлы белән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә республика эшкуарлары өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне уздырылуы турында хәбәр итә.
Татарстан юлларында 2020 елның 14 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык көтелә.