2020 елның 2 мартыннан 7 мартына кадәр районда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссиясе тарафыннан федераль һәм республика законнарында каралган коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруда гамәли ярдәм күрсәтү эше үткәрелә.
Бу бик мөһим! Грипп, көчле респиратор вирус инфекциясе, шул исәптән COVID-19 коронавирус инфекциясен индивидуаль профилактикалау
Бу көннәрдә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына, концлагерь тоткыннарына Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләре тапшырыла башлады.
«Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Чүпрәле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин чүпрәлеләрне кабул итте.⠀
Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында яшәүче Галия Мирзаян кызы Вәлиханова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
2020 елның 3 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 15 йорт) ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак.
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вагыйз Алиуллов истәлегенә узган чаңгы ярышларында күчмә кубокны Уби командасы яулады.
Шушы көннәрдә Түбән Каракитә авылында яшәүче хезмәт ветераны Мөкәррәм Хәнәфи улы Шакиров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшлиячәк.