Зур Аксу авылында киез итек басу остасы Александр Варзаров яши. Кышкы салкыннарны киез итексез чыгармын димә. Моның шулай икәнлеген бик яхшы белгән сатучылар да базарда әлеге аяк киеменең ниндиен генә тәкъдим итми, хәтта төсләренә, бизәкләренә кадәр төрледән-төрлесе бар.
Терлекчелек фермалары төзелеше. 2013 елда барлыгы 13 терлекчелек фермасы төзелде. Әлеге эшләргә республика бюджетыннан 21 миллион 362 мең сум акча-субсидия күчерелде. Бүгенге көндә өч терлекчелек фермасына илтүче юл ...
Иске Чүпрәле, Яңа Чүпрәле авыллары халкы ике кеше белән хушлашты. Аларның икесе дә әле яшәргә тиешле кешеләр иде.
Студентлар Чүпрәле район башлыгы белән очрашачак. 1 февральдә район башлыгы Александр Шадриков студентлар белән очрашачак.
Мәдәният йортлары матурайды. Оешкан төстә мәдәният йортларын төзекләндерү, республика программасы буенча яңаларын сафка бастыру да дәвам итте. Мәдәният йортларын төзекләндерү
Россиядә 1 гыйнвардан «Милли түләү системасы» законының 9нчы маддәсе гамәлгә керде. Аның нигезендә банклар карта хуҗасы рөхсәтеннән башка алынган акчаларны кире иясенә кайтарып бирергә бурычлы.
Республика урманчыларының узган елгы эшләренә йомгак ясау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, “Кичке Таң“ заказнигы ясаган бай күргәзмәне зур кызыксыну белән карап, соклануларын белдерделәр.
Уби авылларында олы хөрмәткә лаек шәхес Виталий Ильинны озак еллардан бирле беләм. “Авылларында” дип әйтүемнең сәбәбе шунда, элек аларның барысын да бер хуҗалык–Чапаев исемендәге колхоз берләштерә иде.
Язмыш дигәнең адәм баласы алдына нинди генә сынауларын куймый. Ә шул авыр сынауларны сыкранмыйча үтеп, картлык көннәрен матур, тыныч тормышта үзенең газиз балалары янында каршы алучы әби-бабайларыбызның булуы бик куанычлы.