МЧС Татарстанда көчле җил һәм яшен булуын кисәтә

2017 елның 1 июле, шимбә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һәм Казанда 2 июльдә төнлә һәм көндез урыны белән яшен (Казанда көндез), көньяк-көнбатыштан тизлеге 15-20 метр секундка җитә торган көчле җил (Казанда җилнең тизлеге 18 метрга җитәргә мөмкин), көндез урыны белән боз булуы ихтимал, дип хәбәр ителә 16.mchs.gov.ru сайтында.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:

Һава торышы шартлары начарайганда, урамда булган вакытта, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында тормаска, йорт кәрнизләре, реклама стендларыннан ерак булырга кирәк. Кискен җил вакытында, җәрәхәт алмас өчен, подъезд яки бинаның подвалына качарга киңәш ителә.
Яңгыр Көчле, яшен һәм көчле җил юл хәрәкәтендә катнашучыларга да җитди куркыныч тудыра. Мондый юл шартларында хәрәкәт вакытында узып китүләрдән, башка полосага күчүләрдән баш тартырга кирәк. Дистанцияне Гадәти арттырырга, тизлекне киметергә кирәк. Кинәт туктамаска, тукталыш ясаганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Машина йөртүчеләргә автомобильләренең торышына, сиситемасына тормаз аеруча, тәгәрмәчәләренә игътибар итү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International