Үткән шимбә көнне чакыру пунктыннан Чүпрәленең биш егетен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озаттылар. Булачак солдатлар саубуллашырга аларның әти белән – әниләре, дуслары һәм якыннары килгән иде.
Гадәттәгечә, егетләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль урынбасары буенча мәсьәләләр һәм айрат Җәлалов ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин хәер – бирде фатыйхасын.Җирле үзидарә башлыклары исеменнән Виталий Землемеров, улын озатырга килгән Садыйков Азат һәм армия хезмәте срогын яңа гына төгәлләп кайткан Илнур Мөшәрәпов белән Богдан Әхмәтханов та солдатка китүчеләргә үзләренең иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Егетләребезнең күпчелеген, нигездә, Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округлардагы частьләр көтә. Да Шуны искәртик, армия хезмәтен узу яшенә җиткән уллары булган әти - әниләргә борчылырга урын юк – 12 ай шул арада үтеп тә китә, хәзер хезмәт итү шартлары да бермә-бер якка яхшы үзгәрде. Армиядә төп игътибар – хәрби хәзерлеккә бирелә. Солдатлар көндезге аштан соң йоклап алалар, ашханәдә кизү тору да юк, җыештыру эшләрен дә башкармыйлар. Киткәндә үк кәрәзле тыш телефоннардан, кирәк - яраклар салынган сумкалар, банк карталары белән дә тәэмин ителәләр. Якташларыбызның үрнәк итүләре хезмәт турында да ишетеп, белеп торабыз. Алар хакында район газетасы битләрендә дә еш кына язмалар чыгып тора. Бу уңайдан Айрат Җәлалов үзенең улы турында да искәртеп узды. Аның Президент полкында итүе хезмәт, командирларның Рәхмәт хатларына лаек булуы барлык призывникларга да үрнәк булып тора. Хезмәт итү срогы күп булмаса да, якын кешең белән аерылышу һәрвакытта да авыр шул.
Шатрашаны Татар авылы егете Илфат Садыков: “Армиягә бик теләп барам. Хәзер бит хәрбиләргә карата игътибар да нык артты. Элиталы частьләргә эләгәсе иде. Урта мәктәптән соң Сембер шәһәрендәге финанс техникумын тәмамладым. Үземне һәм физик мораль яктан да хәрби хезмәткә әзер дип саныйм”.
Әйтергә кирәк, Россия Президенты Владимир Путин һәм хөкүмәт тарафыннан илнең хәрби Көчләрен ныгыту буенча зур кайгыртучанлык күрелә. Армияне яңа техника белән коралландыру, егетләргә хезмәт срогын комфортлы уңай шартларда үтү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Солдатка китүче егетләр дә барысы да яхшы булыр дип ышаналар. Иртәнге нәкъ сәгать биштә призывниклар утырган йомшак автобус чүпрәледән Казанга юл алды.