Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 22 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Синоптиклар итүенчә хәбәр, күпчелек районнарда урыны белән яңгыр, боз явачагы фаразлана.
Җил көньяк – көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 16-21 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә минималь һава температурасы – +9..+14, көндез максималь температура +18..+23 градус булачак.
Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән яңгыр, яшен, боз булуы ихтимал. Җил көньяк–көнбатыштан, уртача тизлектә, яшен вакытында көчәючән. Көндезге максималь һава температурасы +19..+21 градус булачак.