Җаваплылык-аның юлдашы

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында югары Татарстан Республикасының бүләге– “Фидакарь өчен хезмәт” медаленә лаек булган “Цильна” җәмгыяте баш бухгалтеры Сиринә Җәүдәт кызы Җәббарова да бар.

“Үзәге Оешманың, йөрәге –аның бухгалтериясендә. Анда эш аксаса, бөтен оешма комга утыра”, - дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Ә “Цильна” җәмгыяте бухгалтериясен мөлаем, ачык йөзле, чибәр, шул ук вакытта үз-үзен тотышыннан ук җитдилек бөркелеп торучы Сиринә Җәббарова җитәкли. Бухгалтерияне җитәкли дип кенә әйтү дә аз булыр иде–оешманың көнкүреше, бүгенгесе, киләчәген үз күңеле аша уздыра ул, шуңа да авыл хуҗалыгы предприятиесенең нәкъ “йөрәгендә” урын алган, диясе килә.

Кечкенәдән төгәллекне үк яраткан, мәктәптә укыганда төгәл фәннәргә өстенлек биргән Сиринәне башка һөнәр иясе итеп күз алдына китереп да булмый. Әмма, урта белем алганнан соң ул әле туганына ияреп, медицина училищесы таптый коридорларын, андагы скелет, күргәннән шприцларны соң гына, бу һөнәр аныкы түгеллеген аңлап ала. Югалып калмый, әлбәттә, документларын тота да Ульяновск шәһәрендәге бухгалтерлар әзерли йортына илтеп бирә торган уку, шулай итеп гомерлек һөнәренә юл сала. 80нче елларда финанс-икътисад өлкәсендәге эшчәнлеген башлап җибәрә ул. Гомуми, хезмәт стажы 38 ел һәм хезмәт кенәгәсендә дә ике генә юл бар. Шушы 38 елның 28 да елы–баш бухгалтер вазифасында.

Нинди генә һөнәр сайласаң да, эшкә кына укып өйрәнеп булмый, практик күнекмәләр кирәк. Хезмәтеңнең башлангыч чорында акыллы белән киңәшләре ярдәм итүче, юл остаз күрсәтүче, үзеңнән ә тырышлык, үҗәтлек сорала. Андый остазы итеп Сиринә ул елларда Бауман исемендәге колхозда баш бухгалтер булып эшләгән Әлфия Бильдичкованы атый. “Нинди генә сорау килеп туса да, аңа мөрәҗәгать итә, киңәшләшә идем”, -ди.

Икътисади ныклы хәле, алдынгы җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуров Сиринә Җәббарованың хезмәтенә бүген югары бәя бирә:

–Оешмада да, гаиләсендә дә үрнәк хатын-кыз. Йортында тәртип, тынычлык сөргәч хөкем, эшендә дә барысы гөрләп бара. Мин аңа ышанып барлык эшне тапшыра алам. Бар нәрсәне уйлап эш йөртүче баш бухгалтер гына түгел, бик яхшы оештыру сәләте дә бар аның, - ди. – Сиринә Җәүдәтовнаның тормыш девизы: “Ни дә булса икән эшлисең, җиренә җиткер!”. Шуңа күрә, нәрсәгә тотынса генә да, нәтиҗәсе иң югары дәрәҗәдә булып чыга. Отчётларын, бухгалтерия исәп-хисабын җаны-тәне белән бирелеп, төптән уйлап эшләве хуҗалык икътисадында да чагылыш таба. Хәзер бит, үзегез беләсез, нинди генә контрольлек итүче оешмалар юк та, тикшерүче оешмаларның ниндиләрен генә уйлап тапмыйлар. Зур хуҗалык булганга, кайдан килеп тикшермәделәр гына инде безне, нинди генә кәгазьләр таптырмадылар. Һәр сорауга ныклы җавабы булды баш бухгалтерның, чөнки закон бозуларга юл куймаган ул һәр документ һәм үз кулы аша үткән,-ди Барис Гафуров.

“Цильна”га, идарәгә килгән кеше күргәне бардыр –елның һәр фасылында бина тирә-юнендә чисталык хөкем сөрә, бинаның эчендә исә җылылык атмосферасы чолгап ала. Мондагы баш һәм күп нәрсә бухгалтерның күзаллавы оста куллары белән эшләнгән. Бар кешегә дә аңлашыладыр: табу идея, уйлап бетерү, җентекләп исәпләү һәм тормышка ашыру җиңел түгел. Бу эшләрдә Сиринәгә үзенең сәнгати зәвыгы белән осталыгы ярдәм итә. Хатын-кыз буларак тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы да соклангыч аның. Гади генә гаиләдә туып-үскән татар кызына кайдан килгән соң мондый зәвык дип, уйлап та куясың, хәтта.

–Әти-әни Безнең бик уңган кешеләр. Әти инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын. Ә әниебезнең өенә барып керсәң бүген дә чиста-пөхтәлегенә хәйран калырлык, өлкән яшьтә инде, югыйсә. Без, биш балаларын да шуңа өйрәттеләр. Идән юганда такта арасындагы ярыкларга су үтмәгән булса, шул буялмаган агач идәнне әни кабат юдыра иде. Бәрәңге безнең ындырда иң беренче һәм чәчелергә эшләнелергә тиеш иде. Колхоз эше дә шулай ук. Әле ул чөгендер гектарлары башкаларныкына караганда артыграк була иде,-дип, үсмерчагын искә ала Сиринә.

Шулай тәрбияләнгән, билгеле инде, үз тормышын да шул үрнәктә кора.

– Ни кадәр арыган булсам да, эшне иртәгә бүгенге калдырмаска тырышам, төнлә булса да эшлим, чөнки иртә торган җиргә миңа ул эшне кемдер килеп эшләгән кебек була, -ди ул, көлеп.

Җирендә Хезмәт бер генә сан, хәтта өтерне дә ычкындырмый Сиринә Җәүдәтовна күз уңыннан. “Цильна”ның еллык табышы йөзләрчә миллионнар белән исәпләнә икән, бу сумманың һәр тиене бухгалтерия аша узганына һәркемнең иманы камил.

–Баш бухгалтерның беренчел иң салым максаты, хезмәт хакы түләү, күпме барлыгын алачагың, бирәчәгеңне дә белеп тору,-ди Сиринә Җәүдәтовна үзе башкарган хезмәт турында.

Игътибар иткәнегез бардыр, һөнәре исәп-хисап белән бәйле булганнар, саннардан бушап торган арада физик хезмәткә өстенлек бирә. Сиринә Җәббарова да шундыйлардан–якын-тирәлегендә эстетик матурлык тудыра. Буш вакытын бакчада үткәрергә ярата: янын өй аллы-гөлле чәчәкләргә күмә, базында төрледән-төрле кайнатма, консервлар урын ала. Тормыш иптәше Илдар белән икәүләп тудыралар алар йорт-өйләрендәге тәртипне. Икәү бергә бердәнбер балалары– Илсөярләрен тәрбияләп үстергәннәр. Илсөяр инде хәзер үзе дә ике бала анасы. Кыз-кияүнең, оныкларының да итагатьле, эшчән, тәртипле булуларын горурланып әйтә бәхетле ана.

–Бүгенгесе Аллаһыга шөкер, гомер юлы юкка гына үтелмәгән, максатларга ирешелгән, -дип саныйм ди Сиринә Җәббарова. –Президент кулыннан шундый дәрәҗәле бүләк алу да мин, гади авыл баласы өчен, бик дулкынландыргыч вакыйга булды. Гади авыл дисәм дә, эшләгән эшләребез белән күренекле, дәрәҗәле инде без, анысы. Бездә җитәкче тарафыннан да шундый таләп куелган–хуҗалыкта һәр звено кимчелексез эшләргә тиеш! Һәр белгеч үз саннарын яттан белергә, киләчәк дистәләрчә елларга алдан планы булырга тиеш! Билгеле, мондый темпта эшләгәндә уңышлар булачак һәм бар да. Язмышыма да, коллективыма да, җитәкчемә дә, гаиләмә дә күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә.

«Һөнәре бар ком өстендә көймә йөздерер»,- диелә татар халык мәкалендә. Чыннан да, һөнәре булган, кулыннан эш килгән, Сиринә Җәббарова кебек кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре булыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International