“Акчарлак“ балалар һәм ялы сәламәтләндерү лагеры быел дүрт сменада, ягъни 26 августка кадәр эшләячәк.
Балалары лагерьда ял итүче ата-аналар игътибарына район эчке эшләр бүлеге “Ышаныч телефоны“ эшләве турында белдерә. 02, 2-20-45 телефоннарына шалтыратып сез, балаларның ял итүен оештыруда булган кимчелекләр, закон бозулар турында хәбәр итә аласыз.