Гомер сукмагыннан 50 ел бер адымда

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – бәхет олы. Яңа авыл Ишле җирлегендә урнашкан Яңа Кәкерле авылында яшәүче Залалетдиновлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, көннәре бүгенге бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50 ел белән бергә мәхәббәт һәм аңлашу яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә һәм хөрмәт соклану уята. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле тимерләрнең берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй — озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул.

Залалетдиновлар - зур хөрмәткә лаек гаилә. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Тормышта никадәр авырлыклар дә күрсәләр алар сынмыйча – сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр.

Гаилә башлыгы Аделҗан аганың әтисе Хәсән сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Фәүзия апасына 3 яшь,Аделҗанга-нибары ике атна гына була әле ул вакытта. Тормышның бар авырлыгы әнисе Майсәрвәр апа җилкәсенә төшә.

Мәктәптә 7 класс белем алганнан соң, Аделҗан абыйга башка уку мөмкинлеге булмый. Ул үгез җигеп колхозда эшли башлый.

1945елда Яңа Кәкерле авылында дөньяга килгән Гөлбану апаның да балачагы Аделҗан абыйныкы белән охшаш була. Аның әтисе Фатых абый да сугышка беренче көннәрдән үк алына һәм 1942 елны, авыр яраланып, туган якларына әйләнеп кайта. Балачаклары сугыштан соңгы елларга туры килеп, бик күпләрнеке кебек авыр була. Гөлбану апа туган авылындагы мәктәптә 7 класс белем ала. Дүрт балалы гаиләдә өченче бала булып туган апага Гөлбану башка белемен дәвам итәргә туры килми, ул колхозда төрле эшләрдә эшли башлый.

Ага армия хезмәтен тутырып кайтканнан соң Аделҗан, яшьләр кавышып та куялар.

Туган авылларында җиң сызганып эшкә керешә яшьләр. Гөлбану апаны колхоз ашханәсенә эшкә алалар, ә Аделҗан ага тракторга утыра. Каралты-кура төзиләр. Бер-бер бер артлы улары һәм өч кызлары дөньяга килә. Тормышлары җайланып, әкрен үз юлы белән генә тәгәри.

--Ул вакытларда ашханәләрдә хезмәт авыр иде. Мичкә брикетлар, күмер ягып, зур-зур кәстрүлләрдә аш өлгертә идек. Чәчү, урак вакытларында эшчеләр бик күп килә иде, ризык вакытында өлгерсен өчен таңнан килеп, төнлә генә өйгә кайта идек, –дип хатирәләрен яңартты Гөлбану апа.

Колхоз Күп еллар ашханәсендә, аннан балалар бакчасында пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыга ул. Гөлбану апаның пешергән ризыклары йотарлык телеңне. Гомер авылдашларына аш-су буе да әзерләргә булышты. Туй, никах, юбилей мәҗлесләре буламы, гел аны камыр ризыклары пешерергә, аш-су әзерләргә чакыралар иде. Аделҗан ага күп еллар колхозда тракторчы булып эшләгәннән соң, аны тракторлар бригадасы бригадиры итеп билгелиләр.Шунда эшләп лаеклы ялга ул чыга. Абый белән Гөлбану апа туган Аделҗан җанлы, мәрхәмәтле кешеләр дә.

Бергәләп 4 балага гомер биргән Залалетдиновлар бүген оныклар сөя. «Дәү әни», «дәү әти» дип өзелеп торучы 8 да оныклары, 2 оныкчыклары-аларның бәхет, шатлыклары. Гаиләсе Залалетдиновлар — гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер үтә ничек тә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле парлар.

Ирле-хатынлы үзләренең хезмәтләре Залалетдиновлар намуслы, тормышны яратулары һәм хөрмәт белән мактауга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Алар — бар гомерләрен үз туган җирләренә багышлаган ватанпәрварләр.

Илле ел ул илле түгел көн. Һәр мизгеле алар Аның өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә вакыт елдан артык үтсә дә, бу гаиләләр бер-берсенә булган үзгәртмичә хисләрен, вакламыйча мәхәббәтләрен, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерәләр.

Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Залалетдиновларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International