Кече Чынлы урта мәктәбенең “Ләйсән” лагеренда ял итүчеләр сәяхәттә

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Мәктәпләрдә уку елы тәмамланып каникуллар башлануга укучыларның ялларын һәм файдалы мавыктыргыч итеп оештыру мәсьәләсе көн кадагына килеп баса. Безнең авыл балаларының әлеге проблемасын Кече чынлы урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Ләйсән” исемендәге җәйге лагерь уңай хәл итә.

Агымдагы елда да лагерның һәр бер көне үзенә кызыклы һәм төрле мавыктыргыч итеп үткәрү, тагын осталыкларын да ачу, киңәйтү күзаллауларын, сәламәтлекләрен арттыру максатыннан чыгып алдан ук план төзелде. Элеге план нигезендэ һәркөнне төрле чаралар, экскурсияләр, әңгэмэлэр, конкурслар оештырылды. Лагер эше белән иртәнге зарядка башланып китә, аннан балалар төзелә линейкага.

Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау балалар тәрбияләүдә аеруча мөһим урын алып тора. Барлык чараларның да асылын нәкъ әлеге юнәлеш тәшкил итте. Балалар бигрәк тә физик күнегүләрне күңелле спорт ярышларын саф һавада хәрәкәтле уеннарны, төрле бәйгеләрне яраттылар.

Лагерьда иҗат дөньясы да үз талантларын барлый. Төрле темаларны үз эченә алган рәсем бәйгеләре еш үткәрелде. Бөтен.наркоманиягә һәм дөнья наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган балалар чара кысаларында ясаган рәсемнәр кубесен уйланырга мәҗбүр итте.

Балаларга патриотик тәрбия биру максатыннан программага төрле чаралар, эксурсияләр оештырылды”. Әниләр чишмәсе”нә, ”Икмәк пешерү” цехына, китапханәгә, мәктәбебезнең”Туган як”музеена һәм Чүпрәле район муззена экскурсияләр оештырылды. ”Туган як” музеенда балалар авылыбызның кешеләре күренекле,хезмәтләре, авылнын үткәндәге тормыш-кункүреше, тарихтагы мөһим вакыйгалар, эспонатлар белән танышсалар, район музеенда Райоыбыздан чыккан күп кенә зур шәхесләр белән таныштылар. Музейдан чыгып Геройлар аллеясына юл тоттык. Монда районыбыз геройлары белән таныштык. Авылдашыбыз Арсланов З.М. һәйкәле янында истәлекле фотога төштек. Дементьев паркын читләтеп да үтмәдек. Бу паркны аеруча зур балалар белән кызыксыну карадылар. Балалар экскурсиядән бик канәгать булып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International