Заман белән бер сафта

2017 елның 17 июне, шимбә

Үткән гомерне аккан суларга, искән җилләргә тиңлиләр. Чыннан да ул сүзләрдә хаклык бар икән. Озак еллар җитәкче постлар биләгән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, район ихтирамлы һәм халкына игътибарлы булган, үзе дә райондашлары арасында хөрмәт казанган Петр Осипов үзенең артта калган тормышын барлаганда ирексездән елмаеп куя да, күңелендә ниндидер рәхәтлек хисләре кичерә. 70 яшьлек юбилее алдыннан корган вакытында әңгәмәбез, тормыш сукмакларын дәлилләгән альбом битләрен ача-ача хатирәләрен барлый, әлеге фоторәсемнәрдә аның бөтен эшчәнлеге диярлек чагылыш тапкан.

–Петр Данилович, гадәттә кеше олыгая барган саен үзенең балачак, үсмер елларын искә ала. Мөгаен, һәркем өчен кадерле аннан да мизгелләр юктыр.

–Әйе, мин балачагымны искә төшерсәм, минем өчен иң кадерле булган кешеләрем: әти-әнием һәм туган авылым күз алдыма килеп баса. Без, бала өч, районның матур табигатьле, бөтен ягыннан ямь -яшел урман чолгап алган Чуваш Бизнәсе авылында туып үстек. Әтиебез Данил Константинович һәм әниебез Александра Кирилловна “Заря” колхозында хезмәт куйдылар. Гади колхозчылар гына булсалар да алар гаҗәеп тынгысыз, булдыклы һәм хезмәт сөючән иделәр. Сугыштан соңгы елларда тормыш бик авыр булды. Өч бала арасында мин иң олысы идем. Шуңа күрә сеңелем Нинаны һәм дә бар энем Владимирны тәрбияләүдә өлешем дип саныйм.

7 - 8 яшьләрендә үк мин җаваплылыкның нәрсә икәнен тоя башладым. Ул елларда безнең авыл халкы Чуваш Чүпрәлесе авылы биләмәсендәге торфянникка ипигә йөрде. Кечкенә генә кибеткә китерелгән ипинең хуш исе әле дә истә. Ипиләрне Мондагы эшчеләрдән калган артып, безгә иде саталар, җитмәгән вакытлар да булгалады. Без, авыл малайлары, куана-куана ипиләрне әти-әнигә күтәреп кайтарабыз. Авылдагы сигезъеллык мәктәптә укыган чорда инде ишек алдындагы мал-туарны карауда әтинең уң кулы булдым. Урта мәктәпне Зур авылында Аксу тәмамладым.

–Авыл яшьләренең күпчелеге аттестат кулга алу белән шәһәргә китү ягын карый. Сездә андый уй тумадымы?

–Юк, андый уйларга бирелергә вакыт та булмады. Чөнки, мәктәпне тәмамлауга ук мине Чуваш Бизнәсендәге авыл клубына мөдир итеп билгеләделәр һәм берүк вакытта Горький исемендәге колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Эшебезнең калмагандыр нәтиҗәсе булмый дә, өлкә комсомол оешмасы съездына делегат булып сайлануымны да шуннан күрәм. Аннан соң мине ВЛКСМның Буа райкомы пленумы һәм бюросы члены итеп сайладылар. Армиягә киткәнче үк шундый дәрәҗәләргә ирешү, әлбәттә, куанычлы. 1966 елның 26 ноябрендә хәрби хезмәткә алындым. Ракета гаскәрләренә өч елга дип чакырылсам да, нәкъ шул елларда хезмәт срогын ике елга калдырдылар. Ватан алдындагы изге хезмәтемне лаеклы үтәп кайттым туган якларга. Солдат шинелен салырга да өлгермәдем, мине КПСС район комитетына чакырттылар. “Без синең булдыклы егет икәнеңне беләбез, армиядә чыныгып кайтуың да бик әйбәт. Сиңа ДОСААФның район комитетын җитәкләүне тапшырырга уйладык”,- диделәр. Җиң сызганып эшне башладым. Беренче чиратта бик яхшы кадрлар белән коллективны тупладым, материаль-техник базаны ныгыту эшенә керештем. Социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча 1976 елда республика күләмендә 3нче урынны яуладык, 1977 елда 1 урынга чыктык. Ел саен 300гә якын шофер әзерли идек.

–Белүемчә, партия-хуҗалык Сезгә органнарында да эшләргә туры килде.

–Әйе, биредә берничә ел хезмәт куйгач мине янә КПСС район комитетына чакырдылар һәм Калинин исемендәге хуҗалыкның партия оешмасын җитәкләүне тапшырдылар. Берүк вакытта колхоз рәисе урынбасары вазифасын да йөкләделәр. Эшләр җайланып китте дигәндә генә, елда 1982, районның май-сыр заводына директор итеп билгеләделәр. Елга эшләгәч кадәр 1986, Чуваш Чүпрәлесе һәм Хайбулдино авылларында яшәүчеләр “Родина” колхозы рәисе вазифасына минем кандидатураны күрсәттеләр. 20 елга якын хуҗалык дилбегәсен тарту чоры аерым игътибарга лаек. Бу елларда колхоз тотрыклы үсеш юлында булды. Бөртекле һәм бөртекле -кузаклы культураларның һәр гектарыннан 28-34 центнер уңыш алынды, шикәр чөгендере үстерү буенча да алдынгылар сафында бардык. Хуҗалыкның икътисадын ныгытуда күп көч куйган бухгалтер Виктор Хрисанов, баш инженер Леонид Кудрявцев, механизаторлардан Валерий Романов, Николай Белов, Виталий Годунов, сыер савучылардан Любовь Кудрявцева, Тамара Сачкова, Нина Годунова, товарлыклы-дуңгызчылык фермасы мөдире Лидия Захарова кебек хезмәткәрләргә бүген дә рәхмәт әйтәсем килә. Авыл хуҗалыгында үзгәртеп башлангач корулар, тотрыклы гына эшләп килүче “Родина” колхозы да үзенең яшәешен туктатты. Шулай да эшеннән аерыласым килмәде җир һәм 300 гектар пай җирләре алып крестьян-фермер оештырдым хуҗалыгы. Ходайга шөкер, менә 12 елдан бирле ярыйсы гына эшләп киләбез. Сигез кешене берләштергән кечкенә генә коллективыбыз бөртекле культуралар игү белән шөгыльләнә. Техникабыз Үзебезнең бар, ел саен төзекләндереп, чыгабыз басуга.

–Сезнең изге эшләр кылуыгыз хакында да ишеткәнебез бар...

–Часовня турында әйтәсездер? Әйе, Безнең Чуваш Бизнәсе авылына Бөек Ватан сугышыннан 178 кеше кайта алмаган. Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан уйланып йөрдем дә, чыгымнарны бөтен үз өстемә алып, алар истәлегенә часовня төзетергә карар кылдым. Аның тирәсенә 18 төрле куак утырттык. Авыл халкы анда килә, “крестный ход” ны да шуннан башлыйлар. Часовня төзү эше әлегә тәмамланмаган. Алдагы көннәрдә матур гына коену урыны ясап, иконалар урнаштырасы бар.

–Чуваш Чүпрәлесе авылында тегү цехы да ачкан идегез...

-2004 елда эшләтә аны башладык. Элек елларда район халкына күп кенә көндәлек хезмәте күрсәтү буенча комбинат эшләп тора иде. Үзгәреш җилләре искәч, аның да ишекләре ябылды. Авыл кешесе янә ниндидер кыенлыклар алдында калды. Шулчак тегү цехы ачу турында ныклы фикергә килдем һәм ялгышмадым да, дип уйлыйм. Оста тегүчеләребез халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен зур тырышлык куя.

–Инде гаиләгез хакында да берничә сүз әйтсәгез иде?

–Тормыш иптәшем Валентина Александровна белән 1970 елда танышкан идек. Чуваш Чүпрәлесе авылы клубына танцылы кичәгә килгәч күзем аңа төште, ул мәктәптә укытучы булып эшли иде. Дүрт ел дуслашып йөрдек, бер-бер беребезне сүздән аңлаша башладык. Өйләнешеп матур гына туй бәйрәме үткәрдек, Ходайга шөкер, бүген дә тигез тормышта яшибез. Валентина Александровна үзенә дә, янәшәсендәгеләргә дә бик таләпчән интеллигентлы һәм кеше, буш сүзләрне яратмый. Ике бала үстердек. Кызыбыз Ирина һәм улыбыз Андрей Иске Чүпрәле урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, югары уку йортларында белем алдылар. Икесе дә безгә икешәр онык бүләк иттеләр. Әби, бабай дип өзелеп торалар, шалтыратып белешәләр хәлебезне, еш кына килеп тә китәләр.

–Рәхмәт Петр Данилович, белән котлыйбыз сезне юбилеегыз, исәнлек, һәм гаилә бәхете янәшәсендә якыннарыгыз, озак еллар иминлектә гомер итүегезне телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International