Россия Президенты Владимир Путин белән “турыдан-туры элемтә” башланды. Шушы форматта ил башлыгы ил халкы сорауларына 15нче ел рәттән җавап бирә.
Узган ел “турыдан-туры элемтә” 3 сәгать 40 минут барды, ул вакытта Президент 80 сорауга җавап бирде.
Владимир Путин традицион рәвештә россиялеләр белән Мәскәүнең Гостиный дворда урнашкан студиядән аралаша һәм җаваплар юллый.
Турыдан-туры трансляцияне “Россия 1”, “Россия 24”, “Беренче” телеканаллары, “Радио России”, “Вести ФМ” һәм “Маяк” радиостанцияләре алып бара.