Россия көне уңаеннан элеккеге аэропорт биләмәсендә быел алтынчы мәртәбә автоспорт федерациясенең район филиалы җитәкчесе Рамил Хисамов кубокларына ярышлар булып үтте.
Элек еллардагы кебек үк ярышларда Чувашия Республикасыннан һәм Сембер шәһәреннән бик оста спортчылар килгән иде. Районыбыз данын танылган автоузышчы Нияз Хафизов һәм аның бертуган энесе Илназ яклады. Мәйданда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимнары яңгырый. Ярышлар әләмен күтәрү хокукы быел Сембер шәһәреннән килгән 19 яшьлек Ләйсән Сәнатулловага бирелде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов автоузышчыларны тамашачыларны һәм бәйрәм белән котлады, спортчыларга уңышлы финишлар теләде. Өч Пилотлар этапта 450 метрлы трассаны алтышар мәртәбә үтеп, финишка беренче килергә тиешләр иде. Кызганыч, көтелмәгән хәлләр аркасында райондашларыбыз беренче өчлектә урын яулый алмады. Нәтиҗәдә 1 урынны Россия Федерациясенең спорт остасы Сергей Аничкин, 2 һәм 3 урыннарны Владимир Аничкин һәм Илья Пунько яулады. Ярышта җиңүчеләргә район башкарма комитетының социаль буенча мәсьәләләр һәм Айрат урынбасары Җәлалов автоспорт буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе Рамил Хисамов грамоталар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.