Татарстанда 1,1 миллионнан артык кеше санитар-экологик икеайлыкта катнашкан

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Татарстанда санитар-экологик чараларында икеайлык 1 миллион 127 мең кеше катнашкан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде.

Республикада масштаблы чүплекләрне юк итүдә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бигрәк тә район үзәкләрендә. Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама һәм тагын кайбер районнарда чүплекләр бөтенләй бетерелгән.

Сарман районында, мәсәлән, 600 квадрат метрда, Чаллыда 721 квадрат метрда чүп урыннары җыештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International