1 июльдә Татарстанда “Чиста ярлар” акциясе старт ала. Республикада айлык кысаларында яр буйлары чүпләрдән, чүплекләрдән арындырыла. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде.
“Былтыр әлеге акциядә якынча 50 мең кеше катнашты, 800 чакрым озынлыкта яр буйлары чистартылды”, – дип билгеләп үтте Фәрит Габделлганиев.
1 июньнән Татарстанда “Экология велопатруле” акциясе старт алган иде. Биредә төп игътибар Казансу яр буйларына юнәлдерелгән. Ул 31 августка кадәр һәркөнне дәвам итә. Хәзер эш Биектау, Арча районнарында бара.
“Эре оешмалар урнашкан су буйларына ныклы игътибар бирелә. Нәкъ менә алар төп пычрату чыганагы булып тора. Биредә без төп ике транспорт: велосипед һәм катер кулланабыз. Сулыкларга антропоген тәэсир зәңгәр-яшел суүсемнәр китереп чыгара, ә алар черегәндә, агулы матдәләр бүленә һәм алар балык үлеменә китерә. Шунлыктан, сулыкларга пычрак матдәләр агып төшүне булдырмас өчен, җитди эш алып бару мөһим”, – дип билгеләп үтте министр.