Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтә

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтү таратты.
 
Идарә мәгълүматларына караганда, 13 июньдә көннең икенче яртысында һәм кичен Татарстанда һәм Казанда урыны белән яшен булуы көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп, көчәергә мөмкин. Урыны белән боз яву ихтимал.
 
Бүген Татарстанда һаваның көндезге максималь температурасы +21..+26 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International