Енис Капут: –Чүпрәле халкы көләч йөзле

2017 елның 9 июне, җомга

Инде Без узган берсендә саннарыбызның “Җәмигъ” мәчетенә Төркиядән имам килгәнлеге турында язган идек. Безгә килүенең сәбәбен белергә теләп һәм төрек дустыбыз якыннанрак белән танышу өчен аңа берничә сорау бирдек.

–Гафу итегез, бездә кечегә дә, исеме белән олыга да әтисенең мөрәҗәгать итәләр. Икән Сезгә кем эндәшим диеп?

–Мин Енис Капут, Төркиянең Измир шәһәрендә яшим. Сөйләшкәндә миңа Енис кардәш белерсез дия.

–Енис кардәш, Төркиядән Татарстанга килүегезнең сәбәпләрен аңлатсагыз иде.

–Безнең Төркиядәге диния нәзарәте Татарстан диния нәзарәте белән килешү нигезендә Рамазан айларында дин кардәшләребезгә ярдәм итмәк, тәравих намазларын укымак өчен без, имамнарны, монда җибәрде.

–Килгән вакытыгызда берәр төрле кыенлыклар чыкмадымы? Белгәнемчә, Төркия гражданнарына Россиягә керү виза рәсмиләштерергә өчен кирәк.

–Юк, дә бер төрле кыенлыклар чыкмады. Виза эшләре белән дә Диния нәзарате шөгыльләнгәндер дип уйлыйм. Киресенчә, Казан халыкара аэропортында да безне бик җылы каршы алдылар. Сонгы араларда ике күрше ил арасында дустанә мөнәсәбәтне кире кайтару, сәүдә эшләрен яңарту буенча күп кенә эшләр башкарыла дип беләм. (Төркия күгендә Россия хәрби самолёты бәреп төшерелгәннән соң ике ил арасындагы мөнәсәбәт киеренкеләнгән иде. Р. Җ.) Иншаллаһ, илләребезнең дәвамлы дуслыгы булыр.

–Иншаллаһ. Енис кардәш, инде сез безнең Чүпрәле районы кешеләре аның белән дә әзрәк танышкансыздыр...

–Әйе, бик канәгать калдым мондагы халыктан. Көләч йөзлеләр, хөрмәт күрсәтәләр. Төрле Ифтарга авылларга да китеп килдек. Авылларыгыз да төзек, матур. Әмма мәчетләргә кеше бик күп йөрми, монысы кызганыч. Ни язык, Измир шәһәрендә дә безнең мәчетләргә бик йөрмиләр. Юкса, мәчетләребез һәм күп төзек. (Измир Төркиянең күбрәк атеистлар яшәгән шәһәре. Р. Җ.)

Сездәге бу “Җәмигъ” мәчете белән дә зәвык эшләнгән. Моңа сөендем бик. Бездән ерактагы дин кардәшләребезнең тормыш шартлары миндә соклану гына тудырды. Мосафирларга дустанә мөнәсәбәт. Иртән сәхәрдә дә, мәсәлән, Гомәр хәзрәт, Рөстәм хәзрәт ялгызымны гына мине калдырмыйлар. Бергәләп сәхәр ашыйбыз. Соңрак мәхәллә мөселманнары да килгәч, намазларыбызны укыйбыз.

Тагын бер гаҗәпләндергәне һәм әлегәчә күргәнем булмаганы – бу мәчетне төзүдә христиан диненнән булган кешенең башлап йөрүе һәм ул дин вәкилләреннән башкаларының да мәчет төзелешенә ярдәме. Мин моны үз илемә кайткач та сөйлиячәкмен. Минемчә, бу монда яшәүче ике милләтне берләштерүче, дуслаштыручы, кардәш итүче бер сыйфат. Һәм хөрмәт динебезгә. Мин, мосафирга, ачык йөзле булганнары, һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышканнары сезнең өчен халыкка рәхмәтемне әйтәм. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын аларны! Иншаллаһ!

–Енис кардәш, мөмкинлек булса да Татарстанга тагын килер идегезме?

–Килер идем, билгеле. Мине монда җибәрәчәкләрен белгәч, бераз кайгырдым. Чөнки өйдә хатыным Елиф һәм 11 айлык углым Йосыф калды. Аларны сагынырмын, уйладым диеп. Әмма, әйтүемчә, халкыгызның яхшылыгы сагынуларымны да оныттырды.

Бер килгән юлы Казанны атаклы да күрәсем, Болгарга да сәяхәт кыласым килә. Мондый мөмкинлек булырмы, белмим.

–Казан, Болгар турында да хәбәрегез бар. Университетта укыганда өйрәндегезме?

–Юк, минем университет белемем илахият белеме, дин сабаклары, ягъни. Төркиябездә татарлар күп яши. Алардан ишетеп беләм, үзлегемнән бу якларның тарихы белән кызыксына башлаган идем. Инде менә килеп күрүләр дә насыйп булды. Инаныгыз, минем сезгә, бу якларга иң яхшы теләкләрем генә – мәчет, чиркәүләрнең ишекләре бикләнмәсен. Аннан кеше өзелмәсен. Һәркемгә Аллаһымызның кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып яшәүләр насыйп булсын, тоткан уразаларыбыз, догаларыбыз кабул булсын, иншаллаһ!

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Енис кардәш, Илегезгә сау-исән кайтып җитүләрне теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International