Чүпрәледә ифтар ашы узды

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Менә ничәнче ел рәттән инде Рамазан аенда район башлыгы Александр Шадриков район мөселманнары өчен, хәләл малыннан чыгарып өлеш, ифтар мәҗлесе оештыра. Быел ул ураза тотучыларны тармаклы технологияләр техникумы ашханәсенә туплады.

Мәҗлескә йөзгә якын кеше килгән иде. Авыллардан мөслим, мөслимәләрне авыл башлыклары алып килгән.

Адәм баласының һәр изге гамәле өчен әҗер-савап бирелә арттырылып. Бер яхшы гамәлгә әҗер-савап уннан алып җиде йөзгә хәтле арттырыла. “Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза әҗер-савабыннан тотучының әҗер-савап киметелмичә булачак”, диде Татарстан Диния назәратеннән килгән Нияз хәзрәт милләткә Рамазан фазыйләтләрен аңлатканда.

Аның белән бергә ифтарга Рөстәм хәзрәт тә килгән иде. Нияз хәзрәт аны Казанда басылган Коръән китабын җир шарының алтынчы континенты – Антарктикага илтүче буларак таныштырды. Инде Аллаһ китабының мәңгелек бозлык биләп алган җирләрдә дә булуын әйтте.

Табынны эшмәкәрләр һәм Гөлшат Надир Мөшәрәповлар әзерләгән иде. Шул зур залда, шуның кадәр кешегә көтеп торулар, өзеклекләрне булдырмыйча, ачык йөз белән, “Ашларыгыз тәмле булсын!” дип кыстап йөреп хезмәт күрсәттеләр алар. Камыр ризыклары да яңа әзерләнгән, кабарып уңган, аш-сулары да тәмле иде.

Җәмәгать авыз ачканнан соң ахшам намазын укыды. Вәгазьләр, чыгышлар тыңлады. Район башлыгы вазифасына сайланганнан бирле бер елны да калдырмыйча, шундый табын әзерләтәсез. Нинди уй-максатларны күздә тотып эшлисез моны? –дигән соравыма Александр Шадриков:

-Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә һәм дә һәр эшебездә ярдәм итеп торуына да ышанам. Шуларның барысына да, менә шушы Рамазан айларын тагын бер кат күрергә насыйп булганына, районыбыздагы халыкларның дуслтанә һәм аңлашып яшәүләренә шөкер иткәннән күңелемдә туган ният бу. Мондый мәңлесләрдә өлкәннәребез белән белән күрешәбез, сөйләшәбез. Алар йөзендәге яктылыкны, куанычны күрү – бәхет өчен минем. Димәк ки, тырышлыгыбыз, эшебез бушка түгел.

Хәзрәт Рөстәм Рәкыйпов:

-Традицияләребез Безнең шундыймы, әмма ата-бабаларыбызның берканнан-төркиләр булуымы безнең халкыбызны берләштерә. Әлхамдилуллаһ, бездә син бу милләт кешесе дә, син анысыныкы дигән караш, диннәрне бүлү юк. Бер карасаң, бүләргә сәбәп тә дине дә юк православие, ислам да дөньяви диннәр. Нигезләрендә Аллаһтан иңдерелгән китап ята. Рәхмәт, район башлыгыбызга, халыкларыбызны тигез күргәне өчен.

Шәрәфетдинова Энҗия:

-Туып-үскәннән соң, тугын ягына, аның кешеләренә бернинди дә изгелек кылмаган кешене иманлы дип әйтеп булмый. Шуңа да изгелек тырышырга эшләргә кирәк. Моның бөтен мөмкинлекләр өчен дә бар бит. Мәчет, чиркәүләр, мәктәпләре эшләп тора. Яшьләренә дә, урта буынга да, өлкәннәргә нәрсә белән дә баның тели шуның шөгыльләнергә була. Ул шөгыльләрнең дә үз-үзеңне рухи яктан үстерүгә юнәлдерелгәне –изгелек. Шушы изгелекләрне кылырлык шартлар тудыручыга – бу санап бетерелмәслек савап һәм изгелек. Шушы районны, аның кешеләрен, көнкүрешен кайгыртып срайон башлыгыбызга озак еллар эшләргә насыйп булсын!

П. С. Диннәребез турында аларның нигезләрен өйрәнгән галимнәр менә нәрсәләр аңлата:

Дөньяви өч саналган дин: Будда, Христиан, Ислам дине арасында бер-берсенә тәңгәл килгәне ул аеруча – Христиан һәм Ислам дине. Аллаһның берлегенә, җаннарның һәм үлгәннән соң да икенче тормыш барлыгына , язмышка, бөек көчләрнең ярдәменә ышану - бу һәм Ислам Христиан диненә хас ышанулар.

Тәүрат (Библия), Изге Коръән юлы һәм сигезлек (буддистлар өчен) – бу диннәрне тотучылар өчен язылган мораль һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Һәм бу кагыйдәләр һәрбер диндә бер үк – дөньяның төп диннәре бәндәләренә начарлык эшләмәскә, бер –берсенә һәм башка тере җаннарга зарар итмәскә, ялган сөйләмәскә, әһлаксыз, башка кешегә карата хөрмәтсез һәм тискәре йогынтылы булмаска боера һәм кешеләрне, кешелекне кайгыртырга, яратырга, шуның белән үз характерыңдагы яхшы сыйфатларны үстерергә куша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International