Чүпрәледә Миңнулла мәчетендә ифтар ашы узды

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Иске Кәкерле авылының “Миңнулла” мәчетендә ифтар ашы үткәрелде, дип хәбәр итте шушы мәчетнең төзелеш эшендә абыйсы Миңнулла Кәшаф улы белән зур өлеш керткән Ади Мухитов.

-Мәчетебездә шушындый күркәм мәҗлес оештырып, бергә аралашып, Рамазан аебызның бу кичен файдалы итеп үткәрергә ярдәм итүче 16 ел имам вазифасын башкаручы Иршат Ситдиковка, әлеге эшкә яңа керешкән Фарук Шәриповка, табынны әзерләшүдә булышлык иткән Хания Шаһдалиевага, Рәмзия Сабитовага, Әлфия Зариповага зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Бәйрәмгә өлкәннәре авылның, яшьләре дә җыелды, Ульяновск өлкәсеннән кунаклар кайтты. Олы кунак булып район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов белән Төркиядән кайткан коръән-хафиз килде. Ифтар ашын үткәрүдә халкының авыл, шәхси эшмәкрләрнең дә өлеше зур булды. Авылларыбыз шулай яшәп торганда сүнмәс иман нуры, киләчәк буыныбыз да тәрбияле булыр.Иншаллаһ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International