Татарстанда 2017 елның 15 сентябренә кадәр ягу сезонына әзерлек төгәлләнергә тиеш. Шундый йөкләмәне бүген Министрлар Кабинетында 2017-2018 елларга торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре, җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларын җылылык сезонына әзерләү буенча узган киңәшмә барышында Татарстан Президенты бирде.
“Ягу сезонына әзерлек сыйфатлы һәм вакытында башкарылырга тиеш. Көз көне проблема булмасын өчен аларны беренче чиратта хәл итәргә кирәк. Җылы биргәннән соң аларны хәл итү мөмкин булмаячак”, – дип җиткерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Әлеге тармак предприятияләре 2016 ел йомгаклары буенча 33 млрд сумлык яки 2015 ел белән чагыштырганда 104 процентка хезмәт күрсәткән. 2016 елда бу тармакта 32 мең кеше эшләгән. Ел нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 24,3 мең сумны тәшкил итә, үсеш – 102 процент. 2016 елда зыянга эшләгән оешмалар өлеше 16,2 процентка (2015 елда 17,6 процент) кимегән.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республикада түләүләрне җыю 98,6 процентны тәшкил итә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сүзләренчә, быел җылылык әзерлекнең сезонына үзенчәлеге булып, индивидуаль җылыту пунктларына күчү программасын тормышка ашыру тора.
2017 елның 1 маена коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен бурычы 566,6 млн сум. Узган ел белән чагыштырганда ул 61 млн сумга кимегән. Электр кулланган энергиясен өчен бурычлар 205,7 млн сумны итә тәшкил, бер ел эчендә бурыч 45,7 млн сумга кимегән.