Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте балаларын ялга җибәрүче әти-әниләргә киңәш-тәкъдимнәрен әзерләде, диелгән идарә тармагы сайтында. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Әти-әниләр балалары алачак лагерьга әйберләр исемлеген төзергә, шул ук кием-салым вакытта смена буена җитәрлек булырга тиеш. Лагерьга алып бару өчен балаларга кыйммәтле техника бирергә кирәкми. Ата-аналар балаларына андагы күмәк тормыш кагыйдәләрен аңлатырга тиеш. Балаларның гади гигиена сакларга кагыйдәләрен: юынырга, тешләрен чистартырга, душта юынырга һәм бәдрәфтән соң кулларын юарга онытмаска кирәклеген искәртү мөһим. Кирәгенчә ислемай һәм бөҗәкләрдән саклану чарасы кулланырга кирәк, артык куллану аллергия бирергә мөмкин.
“Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте экспертлары лагерьга лимонад, сок һәм нектарларны зур савыттагысын, консервлар, гөмбә һәм шулай ук кремлы пирожный, тортлар, ит һәм балык продуктлары һәм өйдә әзерләнгән ризыклар алып килмәскә киңәш итә”, – диелгән хәбәрдә.