Банклардан беренче взносны түләми торган ипотека өчен кредит алып булачак. 2014 елдан алып мондый мөмкинлек бетерелгән иде. Бу хакта “Известия” газетасы яза.
“Метриум Групп” буенча компаниясе нәтиҗәләре тикшеренү, бу программа яңа төзелгән фатирларның 73 процентына кагыла. 2014 елга кадәр мондый кредитлар киң таралган иде. Әмма икътисади кризиска бәйле рәвештә, программа туктатылды. Исә Хәзер, көндәшлек булу зур нәтиҗәсендә, банклар кабат әлеге система белән эшләүгә күчәргә планлаштыра. Әлеге төр ипотека бигрәк тә фатир алганда беренче взносны түләргә акчалары булмаган кешеләр өчен уңайлы булачак.
Беренче взнос түләнми генә алына торган ипотекага кредитны хәзергә 8 банк — «Возрождение», СМП Банк, Металлинвестбанк, Промсвязьбанк, Локо-банк, Россельхозбанк, «Санкт-Петербург» һәм «Открытие» тәкъдим итә.
Беренче взносны түләми торган ипотекага ставкалар еллык 12,95 проценттан башлана. Аналитиклар сүзләренчә, бу очракта ай саен кимендә 37,5 мең сум түләргә кирәк була. Ә инде якын арада тапшырылачак йортта фатир алу өчен, еллык процент 14 не тәшкил итәчәк. Бу очракта ай саен кимендә 53,4 мең сум (якынча 32 кв.м лы фатир турында сүз бара) түләргә кирәк була.
Локо-банкның маркетинг директоры Денис Зверик сүзләренчә буенча, кулланучыларга бирелә торган сүз (потребительский) кредит хакында бара.
"Кулланучылар кредиты теләсә нинди максатларга, шул исәптән, фатир сатып алуга да беренчел кертемсез бирелә. Әмма аны иң күбе - 5 млн сум күләмендә генә алырга мөмкин. Андый акчаларга Мәскәүдә бары иң арзанлы гына фатир сатып алып була. Тик кайбер сатып алучылар өчен бу - бик кулай вариант. Чөнки документларны азрак җыясы, торакны залогка юк теркисе, - ул диде.
“Возрождение” Олег Коркин банкы вәкиле билгеләп үткәнчә, банк дөрестән дә беренчел кертемсез ипотека кредитлары бирә башлаган, аларны халык һәм киң куллана.
Идарә КФУның, икътисад һәм финанслар институты профессоры Игорь Кох “Татар-информ” агентлыгына мәгълүмат белдергәнчә, бу программа кулланучылар өчен дә, банклар өчен дә файдалы.
“Хәзер кулланучыларга торак сатып алу өчен ничәдер ел акча җыю мәҗбүри түгел. Торакның 10 проценты кадәр дә, 20 проценты кадәр дә акча тупламыйча гына фатир сатып алырга мөмкин булачак. Бу киң кулланучылар өчен фатир алу мөмкинлекләрен арттыра”, - И ди.Кох.
Белгеч сүзләренчә, банклар да моннан үзенә файда алачак.
“Беренчедән, банкларның потенциаль клиентлар базасы бирү һәм кредитлар күләме арта. Ипотека кредиты теләгән һәм алырга мөмкинлекләре булучылар инде моны эшләде. Шуңа да банклар хәзер беренчел кертем җыярга мөмкинлекләре булмаучыларга кредит бирү вариантларын эзли. Бу клиентларның яктан да, банкларның да ихтыяҗлары тәңгәл килә”, - диде Игорь Кох.
Тик, ди ул, бу очракта, банкларның риск дәрәҗәсе югарырак.
“Әгәр кредит алучы, вакыт белән узу, түли башласа алмый, банк аның фатирын сатуга куярга мәҗбүр була. Тик банк ул фатирны дә үз бәясеннән артыгракка, ягъни бирелгән кредит суммасыннан да кыйммәтрәккә сата алмый. Шул рәвешле, банк югалта процентларны”, - дип профессор аңлатты.