Зур Чынлы балалар бакчасында очрашу узды

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Зур Чынлы балалар бакчасында төрле елларда эшләгән хезмәткәрләрнең очрашу кичәсе узды. Кунакларга тәкъдим ителгән видеоиасмадагы вакыйгалар һәркемне үткәнгә алып кайтты.

Очрашуда бакчаның беренче оешу көннәреннән алып бүгенгесенә кадәр хатирәләр барланды. Алтынбаева Сания бүгенге балалар бакчасы “җәннәт” белән чагыштырды. Элек елларда нинди авырлыклар белән очрашуларын искә төшерде.

Гомеренең 25 елын мөдир вазифасында үткәргән Рәмзия Сафина, Илсөяр Шәрәева, тәрбияче Рәйхан ханымның да сөйләр сүзләре күп иде. Бакчаның тормышы турында Гөлсирә бүгенге Хаярова таныштырды, нинди алымнар кулланып эшләүләрен сөйләде.

Очрашу чәй өстәле артында күңелле белән әңгәмә дәвам итте. “Бер очрашу –үзе бер гомер”, дигәндәй бакча хезмәткәрләре: Гөлназ Баһаутдиновага, Рәйхан Сафинага. Гүзәлия Миначевага, Гөлсирә Хаяровага рәхмәтләр әйтелде, очрашулар дәвамлы булсын дигән теләктә калды һәммәсе дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International