Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханына сөйләм өлешен кертәчәкләр

2017 елның 6 июне, сишәмбе

"Якын киләчәктә Татарстан укучылары рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын язмача гына түгел, ә телдән дә бирәчәкләр. Яңалык мәктәп программасына киләсе елдан ук керәчәк", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Интервью с Ильдаром Мухаметовым-зам.министра образования РТ

"Быел без татар теленнән имтиханга сөйләм өлешен керттек, бу - ирекле итеп укучы үз фикерләрен җиткерсен өчен кирәк. Рус теленә килгәндә, хәзерге вакытта бу үрнәкне сынау бара. Имтихан инглиз теленә охшатып тапшырылыр, дип көтелә. Укучыларга ике рәсем ителәчәк тәкъдим, теләгәнен сайлап алып, шул хакта сөйләргә кирәк була. Яки бирелгән темага монолог яисә диалог төзү булачак", - дип белдерде әңгәмәдәш агентлык хәбәрчесенә.

Мөхәммәтов Илдар белдергәнчә, имтиханда хатасыз сөйләм теленә бәя биреләчәк. Хәзер мондый тәҗрибә Мәскәүдә һәм төрле илнең төбәкләрендә сынала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International