Чүпләрне төрләргә аерып җыюны популярлаштыру өчен кызыксындыру чаралары күреләчәк

2017 елның 2 июне, җомга

Россия һәм табигый ресурслар экология министрлыгы россиялеләр арасында чүпләрне аерып җыюны активлаштыру өчен кызыксындыру алымнарын эшли. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Донской Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында хәбәр итте, дип яза Известия.

«Беренче чиратта, чүпне аерып җыю мәдәниятен барлыкка китерү генә түгел, ә кешеләрдә каты коммуналь калдыклардан компонентлар алу һәм файдалы икенчел икътисади әйләнештә куллану өчен аларны тапшыруга гомуми нигез булдырырга кирәк», — дип сөйләде министр.

Федераль Экология елында һәм төбәк хакимиятләре, шулай ук эре оешмалар Россиянең экологик хәлен яхшырту буенча 234 чара уздырырга ниятли. Әлеге максатларга барлыгы 350 миллиард сумга якын акча тотылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International