Җәйнең беренче ялларында һава торышының нинди булачагы мәгълүм

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан территориясендә җәйге һава торышы әлегә көтелми. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, иртәгә, ягъни 2 июнь көнне, Татарстанда һава температурасы көндез 16-21 градуска, төнлә 7-12 градуска кадәр җылыначак.

Исә Ялларда, ягъни 3 июнь – шимбәдә һава температурасы төшәчәк һәм көндез 9-14 градус, төнлә 4-9 градус җылы булачак.

Якшәмбе, 4 июньдә, көндез һава температурасы – 9-14, төнлә 3-8 градус булыр, дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International