Иске Чүпрәле авылы егете Алмаз Шәкуров яшьтән үк үзен хәрби хезмәткә әзерли.
Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбендә укыган елларда барлык фәннәрне “4” һәм “5” билгеләренә генә үзләштерүдән тыш, спортта да зур җиңүләргә ирешә. Мәктәп һәм район данын яклап зона һәм республика беренчелеге өчен футбол ярышларында катнаша. Җиңел атлетика буенча да иң яхшы спортчылардан санала. Казан федераль дәүләт университетының муниципаль идарәсе факультетында укыган елларда да җиңел атлетика футбол буенча алган белем һәм уку йорты үзе командасы составында төрле турнирларда катнаша. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып кулына диплом алган Алмазны хәрби комиссариатка чакырткач та, ул үзен элиталы гаскәрләргә җибәрүләрен сорый. Чакыру комиссиясе членнары нык сәламәтле егетне ике дә уйлап тормый “спецназ” га һәм алырга карар кылалар ялгышмыйлар да. Алмаз да аларның ышаныч аклый. Солдат үз алдына куелган барлык бурычларны җиренә җиткереп үти, командирлар да аның хезмәтеннән бик канәгать. Сигез ай итү чорында хезмәт “За службу в спецназе” дигән белән медаль бүләкләнде.