Чүпрәледә Хәйртдиновлар гаиләсе “Аллаһ” сүзе язылган йомыркага тап булганнар

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Дөнья – кеше акылы җитмәслек могҗиза. Көндәлек тормышыбызда да гаҗәеп күренешләргә тап булабыз.

Район үзәгендә яшәүче Хәйртдиновлар гаиләсе, мәсәлән, үз хуҗалыкларында «Аллаһ» сүзе «язылган» тавык йомыркасына юлыкканнар. Аны “Җәмигъ” мәчетенә алып килгәннәр. Имамнар да чыннан да йомыркадагы язу “Аллаһ” сүзе икәнлеген раслаганнар. Ышанмаучылар, теләүчеләр, аны бирегә килеп күрә алалар.

-Соңгы вкытта телевизор экраннарыннан, интернеттан да еш кына “Аллаһ” сүзе белән язылган могҗизалар турында сөйлиләр. Әйтик, сарык бәтиләре язулы туа һ. б. Ни генә булмасын, бу Ходай Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ишарә, шуны һич кенә исебездән чыгармасак иде. Ә инде район җирлегендә дә мондый уникаль очракның барлыкка килүе изге санала гамәлләрдән, бигрәк тә Рамазан аенда,-ди район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International